Әлмәт көрәшчеләре җиңү яулады
Минзәләдә урта уку йортларында укучы 1995-1997 елгы егетләр арасында милли көрәш буенча республика беренчелеге булды. Анда Татарстанның 35 районыннан 54 команда катнашты.
Кискен көндәшлектә барган бил алышулар нәтиҗәсендә Әлмәт көрәшчесе Ирек Шәяхмәтов "Иң яхшы техника" номинациясендә җиңүче булды.
Шәхси беренчелектә Әлмәт көрәшчеләре бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Шәһәр студентлары арасында 55 кг.га кадәр авырлык категориясендә Илнар Гәрәев икенче, ә Айнур Закиров беренче урын алды. Шәһәрләр арасында 75 кг.га кадәрле авырлык категориясендә Айрат Миннекәевкә икенче урын бирелде. 90 кг.га кадәрле авырлыкта Ирек Шәяхмәтов җиңүче булды.
Команда беренчелегендә шәһәрләр арасында Әлмәт политехник техникумы командасы 2 нче урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа