Әлмәт күперләре ни хәлдә?
Зөя елгасы күтәрелеп, Буа районының Кыят, Черки Кильдураз, Бәбки авыллары янында урнашкан ике күпер су астында калган.
Хәзер әлеге авылларга урау юллар аша гына кайтып була. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итәләр. Гомумән алганда, Татарстан елгалары һәм буаларындагы су нормадан артык күтәрелмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа