Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт командасы муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасының финалына юллама алды

Түбән Камада булып үткән муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасының төбәк этабында Әлмәт командасы өченче урынны яулады.

Биредә 9 районнан килгән спорт сөючеләр көч сынашты. 31 кешедән торган Әлмәт командасы мини-футбол, шахмат буенча икенче һәм бадминтон, гер спорты, җиңел атлетика буенча өченче урыннарга лаек булды. Нәтиҗәдә, әлмәтлеләр Казанда узачак финал ярышларына юллама алды.

Рамиля Хәмидуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250