Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт көллияте шаккатырды [+ФОТОЛАР]

Уку елы тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара.

Тиздән чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау шылтырар, имтиханнар башланыр. Ә аннан соң кая барырга, нинди һөнәр сайларга – бүген балаларны да, әти-әниләрне дә борчыган төп сорау әнә шул. «Татарстан киләчәге көллияте» «Ачык ишекләр» көне уздырып, аларга ярдәмгә килде. 
Хәзерге заманда киләчәк турында уйлау аеруча мөһим. Югары уку йортлары тәмамлап, дипломлы килеш эшсез йөрүчеләр дә байтак. Хезмәт базарына күз салсак, бүген квалификацияле эшче белгечлекләренә сорау зур булуын күрербез. 2012 елдан ЧТПЗ төркеме һәм Татарстан хөкүмәте тарафыннан дәүләт-шәхси хезмәттәшлек нигезендә гамәлгә куелган «Татарстан киләчәге көллияте» проекты нәкъ менә «Алнас», «Римера» компаниясе төркемендәге һәм төбәкнең башка машина төзелеше предприятиеләрен профессиональ эшче кадрлар белән тәэмин итүне максат итеп куя. Көллияттә тырышып белем эстәүчеләргә эш эзләп интегәсе юк. Аларны предприятиеләр үзләре чакыра. 
«Ачык ишекләр» көненә 9 нчы сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре дә килгән иде. Югары технологияле тренажерлар һәм сәнәгать җиһазлары белән тәэмин ителгән яңа уку-лаборатория комплексы һәркемдә кызыксыну уятты. Көллияттә белем алу тәртибе белән танышып, лабораторияләр буенча экскурсия башлангач та сораулар кимемәде. Алай гына да түгел, башка «Ачык ишекләр»дән аермалы буларак, бу юлы укучыларга үзләрен заманча технологияләрдә сынап карау мөмкинлеге дә бирелде. Көллиятнең өлкән курс студентлары җитәкчелегендә алар төрле биремнәр башкарды, электр схемалары, роботны эшләтеп җибәрү программасы белән танышты, детальләрне үлчәп карады, хәтта эретеп ябыштырды. 15 нче мәктәп укучысы Дамир Гайсинга эретеп ябыштыру бик ошаган. Ул көллияттә укыйсы килүен һәм эретеп ябыштыру һөнәренә өйрәнергә теләге булуын җиткерде. Алар бирегә сыйныфлары белән килгән. Көллият укучыларының мәктәпкә килеп, яңача белем бирү системасы турында сөйләве кызыксыну уяткан. Чынлап та, көллияттәге уку башкалардан аерылып тора. Монда программаның 40 % ы теориягә, 60 % ы практикага бирелгән. 
– «Татарстан киләчәге көллияте» программасы буенча укучылар байтак кына өстенлекләргә ия. Практика предприятиедәге заманча җиһазларда эшләп уза. Алар укуны әзер белгеч булып тәмамлый. Эш урыннарында бу белгечләрне өйрәтергә, остазлар беркетергә кирәк булмаячак, – диде Әлмәт һөнәри көллият директоры Артур Миннәхмәтов. 
– Мин улым Равил белән килдем һәм шаккаттым. Безнең чорда мондый лабораторияләр, мөмкинлекләр юк иде. Бик күп кызыклы җиһазлар белән таныштык. Бүгенге сәяхәттән соң улымда көллияткә укырга керергә дигән фикер кереп урнашты. Башта эшче һөнәрен алырга кирәк. Югары белем алырга беркайчан да соң түгел, –диде Рөстәм Шәйдуллин. 
«Татарстан киләчәге көллияте»ндә 7 белгечлек өйрәтелә. Аларның һәммәсе хезмәт базарында иң перспективалы һәм ихтыяҗ зур булганнардан санала. Быел өстәмә рәвештә «Эретеп ябыштыру производствосы» һәм «Слесарь эшләре мастеры» белгечлекләре дә ачылган. Бушлай уку өстенә һәркем кайнар туклану, махсус кием, медицина хезмәте белән тәэмин ителә. Тырышып укыган актив студентлар 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр стипендия алырга мөмкин. Оборона министрлыгы белән уртак проект нигезендә көллиятне тәмамлаучыларның күпчелеге быелдан башлап Самарадагы хәрби частьта гына хезмәт итәчәк. 
«Татарстан киләчәге көллияте» проекты җитәкчесе Айрат Хафизов билгеләп үткәнчә, студентлар соңгы курста өстәмә һөнәр дә үзләштерә ала. Аларны раслаучы документлар да бирелә. Яшьләргә көллияттә үзләрен күрсәтү өчен барлык шартлар тудырыла. 
– WorldSkills стандартлары буенча ярышларда да актив катнашабыз. Призлы урыннар һәм медальләр саны арта бара. Узган ел 7, быел 2 медаль яуладык. Көллияттә шулай ук корпоратив культурага, производство системасына да өйрәтәбез, – диде Айрат Хафизов. 
Кабул итү кампаниясе 15 июньнән башлана. Быел 9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучылар 175 бюджет урынына дәгъва кыла ала. 
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса