Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт китапханәләре заман белән бергә атлый

"Авыл китапханәләре" проекты гамәлдә - аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү дәвам итә. Районда эшләүче 43 китапханәдә бүген китап сөючеләр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган.

Әлеге проект очраклы түгел, китапханә һәр кеше өчен бушлай белем һәм мәгълүмат алу урыны булып тора. Нәкъ менә биредә тупланган чыганаклар милләт, ил тарихын саклый, аны киләчәк буынга тапшыра. Әмма китапханәләр торышы, аеруча авылныкылар, ярдәмгә мохтаҗ - заман белән бергә атлау зур чыгымнар сорый.
- Авыл китапханәләренә соңгы елларда игътибар саллы бүленә. Барысы да компьютерлар, МФУ, принтерлар белән тәэмин ителгән, - дип казанышлары белән уртаклашты ЦБСның мәгълүмат-библиография бүлеге мөдире Нина Федотова. - Саннар белән әйтсәк, авылларда 56 компьютер исәпләнә, укучылар өчен залларга 15 компьютер куелган. Интернетка тоташтыру да гамәлгә кертелә. Бу юнәлештә бүген 8 китапханә генә читтә калып бара. Озакламый алар да Интернетлы булачак.
Әңгәмәдәшебез сүзләренә караганда, бу гамәлләрнең барысы да "2009-2014 елларга һәм перспективада 2020 елга кадәр китапханә эшен үстерү" Татарстан программасы кысаларында тормышка ашырыла. Программаның озак вакытка билгеләнүен исәпкә алсак, китапханәләрнең яңартылып торылачагына, үсеш алуына ышаныч зур. Тик алар үз абруйларын саклап кала алырмы?
Мәгълүм ки, китапханәләр укучылар саны белән мактана алмый. Алар көннән-көн сирәгәя барган заманда халыкны китап укуга җәлеп итү төрле юллар белән башкарыла. Конференцияләр, яңа китапларны тәкъдир итү кичәләре, язучы-шагыйрьләр белән очрашулар оештыру эзсез узмый. Шулай ук фондны тулыландыру һәм яңарту өчен китап җыюлар да укучыларны җанландырып җибәрә. Проект кысаларында бәйрәмнәр уңаеннан, шулай ук төрледән-төрле темаларга әдәбият сәгатьләре, бәйгеләр, әңгәмәләр уздыру да каралган.
Китап - белем чишмәсе, дип юкка әйтмәгән халык. Нинди гасырда, кайсы илдә яшәсәк тә, гыйлем эзләп, кызыксындырган сорауларыбызга җавап табу өчен китапка мөрәҗәгать итәбез. Замана алга барса да, ул үзенең кыйммәтен югалмаячак. Проект асылда әнә шуны саклап калуга йөз тота.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250