Әлмәт кибетендә ялган 1 мең сум акча табылды
Шушы көннәрдә шәһәр кибетләренең берсендә кергән керемен санаган вакытта сатучы ялган 1 мең сумлыкка тап була.
Акча карап торышка чын акчадан берни белән дә аерылмый диярлек. Хәтта өзек-өзек ялтыравыклы сызыкларына кадәр бар. Ә менә яхшылабрак карасаң, аның ялган икәнлеген чамаларга була. «Тысяча рублей» дигән сүзләр анда «Тысяча дублей» дип язылган. Сатучы хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп тормаган, чөнки аның кайчан һәм кемнән кергәнлеген белми. Шуңа да ялган акчаны кибеткә керүче һәркемгә күрсәтеп, әлмәтлеләрне акча белән эш иткәндә сак булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа