Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт картиналар галереясында Рифкать Вахитов күргәзмәсе эшли

Бу көннәрдә Әлмәт картиналар галереясында Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыкара гуманитар академиянең әгъза-мөхбире Рифкать Вахитовның күргәзмәсе эшли. Күптән түгел аңа халык рәссамы дигән мәртәбәле исем дә бирелде.

Бүгенге әңгәмәбез аның белән.

- Рифкать абый, рәссам ул иҗат белән генә яшиме?

- Иҗат итүнең чиге юктыр инде аның. Яшәүне иҗаттан аерып булмый. Ул бер-беренә үрелеп бара. Менә кош сайрар өчен яралган. Ул уңны, сулны карамыйча сайрый бирә. Тормышны яңадан башларга мөмкин булса, мин шушы вазифама тотыныр идем. Чөнки аны башкача күз алдына да китерә алмыйм. Бер көн эшләмәсәм дә кәеф бетә. Ул көн бушка үткән кебек. Теләсә кайсы уңышның нигезендә хезмәт тора. Системалы эш кирәк. Рәссам да шулай. Мин инде уйлыйм, бу дөньяда бөтен нәрсә алдан билгеләнеп куелган, һәркем аңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан йөкләнгән үз программасы, үз вазифасы белән килә. Әлбәттә, сәгатьләр буе остаханәдә генә утырсаң, оешасың. Биш вакыт намаздан тыш та хәрәкәт кирәк, шуңа күрә дә абонемент алып, атнасына ике-өч тапкыр бассейнга, саунага йөрим.

- Дингә килү иҗатыгызга нинди йогынты ясады?

- Мин намазда 30 еллап. Бөтен нәрсә Аллаһы Тәгаләдән: дингә килү дә, шул ук талант та. Йә ул синдә бар, йә юк. Әни-әтиләр минем бик дини иделәр. Балачактан Коръән аһәңен ишетеп, татар-мөселман мохитында үскәч, моны үтәр өчен шартлар туа барды, кирәкле кешеләр дә очрады, юллар ачылып торды.

- Әти-әниегез Сезнең рәссам булуны ничек кабул итте?

- Әни: "Балам, бер дә әйбәт эшкә тотынмадың, безнең ислам динендә тере кешене ясау тыела бит", - диде. Коръәнне яттан диярлек белгән Бакый ага Урманче белән аралашкач, икеләнүләр таралды. "Коръәндә беркайда да ярамый дигән сүз юк. Бөтен нәрсә нияттән" - аның сүзе әнә шундый булды. Аллаһы Тәгалә алдында минем ниятем ачык: халыкка хезмәт итү, тарихыбызны күрсәтү, шул рухта яшь буынны тәрбияләү, аның рухын, зәвыгын үстерү.

- Сезнең эшләрегезне әйтеп биреп булмый торган моң белән чагыштыралар.

- Минем күңелем чыннан да моңга бик сизгер. Кайчак халык көйләрен тыңлый-тыңлый күңелләр тула. Ташкентта 7 еллап яшәдем. Анда татар артистлары килеп күңелләрне уята торган иде. Илһам Шакиров бер килгәч, үземнең остаханәгә чакырып, чәйләр эчеп утырган булды. Шунда аның портретын ясарга ниятләдем. Ул портрет озак кына аның өендә дә торды. Моң дигәндә мин Илһам Шакиров башкаруындагы озын халык көйләрен күздә тотам.

- Сез КФУ доценты. Яшьләр арасында булу үзенекен итәме?

- Мин татар төркемендә дәресләр алып бардым. Бер төркем инде чыкты. Аларда татарлык бар иде. Менә тагын яшьләр килде. Әмма күренеп тора, тел белү, аны белергә омтылу, ягъни татарлык әллә ни мактанырлык түгел. Бу юнәлештә эшләргә кирәк булачак дип уйлыйм. Студентлар, әлбәттә, егәр-энергия бирә. Яшьләр арасында кайчак ничә яшьтә булуың да онытыла. Остаханәмдә 30 ел элек ничек эшләгән булсам, әле дә шул гадәтне куам. Артка карамаган кеше ул һәрвакыт алга бара. Велосипедтагы кебек инде, әйләндерсәң - барасың, әйләндерүдән туктасаң - туктыйсың. Әле мин үземне ат өстендә, иярдә сизәм.

- Олыгайган саен күбрәк нәрсә турында уйланасыз?

- Иҗат җимешләрем үзләренең төп тору урыннарын тапты. Төркиягә, Америкага, Франциягә барып җиткәннәре дә бар. Аллаһы Тәгалә миңа биргән сәләтне әрәм итмәдем. Мөмкинлекне файдаландым шикелле. Иң мөһиме - гомерем заяга үтмәде.

- Рифкать абый, ниндидер теманы күңелдә йөртеп тә, юк моны эшләргә ярамас, тез астына сугулары бар дип, үз-үзеңне тыйган, үзеңә-үзең каршы төшкән чаклар буламы?

- Күңелемнән китми йөдәткән бер әйбер бар: Казанны алганда унар кешене бүрәнәгә бәйләп суга агызганнар. Кызгылт һава, кара болытлар фонында ниндидер бер поп шуларны чукындыра. Менә шул күз алдымда. Менә шул фаҗиганең аһәңен ишеткәндәй, күргәндәй булам, әмма...

- Ә менә соңгы эшләрдән бик саллысы булган "Сөембикә"нең идеясе озак йөрдеме?

- Озак уйланып йөрдем. Сөембикәнең язмышы - татар халкының фаҗигале язмышы. Моны татарның моң-зарын раслый торган образ буларак эшләдем. Башка рәссамнар тарафыннан күп эшләнүгә дә карамастан, бик ышанып, икеләнмичә алындым. Символлар аша тарихка мөнәсәбәт чагыла монда. Безнең татар халкының язмышын күрсәтергә Сөембикә образы бер сәбәп кенә булды.

- Болгарда галерея булдыру турындагы концепциягез инде тормышка ашты дияргә була.

- Ташкенттан кайткач, иң беренче мин барган җир Болгар булды. Рәссам буларак, Болгарга үз өлешемне кертергә кирәклеген тойдым. Шуннан үзеннән-үзе әлеге тема өстендә эшли башладым. Болгарга Ибн Фадлан килгәннән башлап чорны эченә алган "Татар тарихы" дигән биш өлештән торган эш башкардым. Бүгенге көндә 7 эшем Болгардагы галереяда даими экспозициядә тора. Бирегә ел саен 60-70 мең халык килә. Галереяга кереп безнең бөек шәхесләребезне, мәдәниятебезне күрсеннәр, күргәзмә залыннан чыкканда татар рухын тоеп, шуның белән хозурланып, горурланып, икенче кеше булып чыксыннар иде дим.

- Соңгы вакытта Олуг Мөхәммәднең атлы портреты буенча Казанда һәйкәл торгызу нияте белән янып йөрүегезне беләбез. Бу эш нинди стадиядә?

- Петербургта Петр I , Уфада Салават Юлаев, Киевта Богдан Хмельницкий торганда, Казанда Олуг Мөхәммәднең атлы һәйкәле торса, начар булмас иде. Мин аны күргәзмәләрдә дә күрсәттем. Ул проектны хупладылар. Бу тәкъдим белән мин Мәдәният министрлыгына да чыктым, анда да комиссиядә хуплау тапты. Бу олы эшкә мин, скульптор Рөстәм Габбасов, архитектор Ринат Насыйров алынырга торабыз. Урын ачыклануга бәйге игълан итәчәкләр. Бәйге булгач, башка кешеләр дә катнаша алачак. Без отарбызмы, башка берәүме, әлегә әйтүе кыен. Кем булса да булсын, әмма яхшы булсын...

Әңгәмәдәш Расиха ФӘИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250