Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт кан күчерү станциясендә Донор шимбәсе

Бөтенроссия донорлык акциясе кысаларында Әлмәт кан күчерү станциясендә Донор шимбәсе уңышлы оештырылды, потенциаль донорлар һәм бу эштә яңа кешеләр күп җыелган иде.

Сайланган дата очраклы түгел, чөнки нәкъ менә җәйге чорда кан һәм аның компонентлары җитешмәү нык сизелә.

Бу көн 27 кеше катнашында билгеләп үтелде, 11,7 литр кан һәм кан компонентлары алынды.

Потенциаль донорларның күбесен акция үткәрүгә Кан үзәге хезмәткәрләре чакырган иде, алар бу әһәмиятле вакыйганың ял көнне үткәрелүеннән бик канәгать калдылар. Төрле сәбәпләр аркасында эш көнендә кан бирә алмый калучылар бү игелекле эшне җәйнең соңгы аеның беренче шимбәсендә эшли алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250