Әлмәт таңнары

Әлмәт кафеларының берсендә шикле продукция кулланылган

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге белгечләре үткәргән планлы тикшерү барышында Әлмәт районындагы ИП «А.А. Низамов» кафесында мәҗбүри ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу факты ачыкланган.

Реклама

Атап әйткәндә, ризык әзерләүдә шикле, ягъни товарның чыгышын, сыйфатын, куркынычсызлыгын, шулай ук аны алып кайткан җирлекнең эпизоотик иминлеген күрсәтүче ветеринария документлары булмаган продукция кулланылган. Мондый хилафлыклар кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган йогышлы авырулар таралуга сәбәп булырга мөмкин. Тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ КоАПның 10.8 маддәсе 1 нче өлеше нигезендә шәхси эшмәкәргә карата беркетмә төзелгән. Күрсәтмәнең үтәлеше идарәнең дәүләт инспекторлары контролендә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: