Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт кадетлары ант итте

18 нче мәктәпнең 6 М сыйныфы кадетлары ант кабул итте. Бу алар өчен күптән көтелгән һәм ныклап әзерләнгән вакыйга.

Полиция сыныйфы кадетларының шатлыкларын уртаклашырга Әлмәт эчке эшләр идарәсенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы подполковник Рәшит Ярмиев, полиция бүлегенең шәхси состав белән эшләү бүлеге белгече, өлкән лейтенант Марина Винокурова һәм психолог, полиция капитаны Диләрә Шәрәфетдинова да килгән иде.

Сүз уңаенда, кадетлар "тимурчылар" хәрәкәтенең актив катнашучылары. Бөек Җиңү уңаеннан алар күп кенә Ватан сугышы ветераннарында булып, кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр. Сугыш ветераны, эчке эшләр министрлыгының запастагы полковнигы Әдгам Равиловка кадетлар бакча участогын казырга булышты, ишегалдын җыештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса