Әлмәт ислам мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе үтте
25 май көнне Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе үтте. Быел әлеге дини уку йортын 12 егет һәм 14 кыз тәмамлады.
Чыгарылыш бәйрәме Коръән аятьләре укып башланды. Мәдрәсә мөдире Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов чыгарылыш шәкертләрен укуларын уңышлы тәмамлау белән тәбрикләде һәм аларга шәһәдатнамәләр тапшырды. Аеруча яхшы укыган шәкертләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук мөгаллимнәр, ата-аналар да шәкертләрне әлеге бәйрәм белән тәбрикләделәр, аларга нәсыйхәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа