Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әлмәт-Иске Шөгер” һәм “Казан-Ырынбур” трассасы киселешендә светофор булачак.

Шоссейная һәм Объездная урамнары чатында әледән-әле һәлакәтләр теркәлүе һәм шул сәбәпле светофор кую кирәклеге турындагы мөрәҗәгатьне "Район башлыгына сорау бир" рубрикасына юллаганнар.

"Хәрәкәт бик көчле, йөк машиналары да йөри, кем кемне үткәрәсен белә торган түгел. Анда светофор куярга кирәк иде", - дип яза әлмәтле. Әлеге үтенечкә шәһәр һәм район хезмәтләре "Идел-Нократ автодор идарәсе" мәгълүматларына караганда, Шоссейная урамы белән төбәк карамагындагы "Әлмәт-Иске Шөгер" юлы һәм "Казан-Ырынбур" федераль трассасы киселешендә светофор кую 2015 елга планлаштырылган", дип җавап бирә.

Мөрәҗәгать калдыручының 4 мәктәп районында да "яткан полицейский"лар ясау ихтималына турындагы соравына "ГОСТР 52605-2006 нигезендә тиз йөрешле магистраль юлларда, шулай ук троллейбус хәрәкәте билгеләнгән урамнарда махсус тигезсезлекләр ясарга ярамый. Һәлакәтләр күп теркәлгән урыннарда гына ЮХИДИ бүлеге таләбе белән тигезсезлекләр ясала", - дип җавап биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса