Бу хакта Татарстан хөкүмәтендә узган киңәшмәдә сүз булды.
Су басу ихтималы туфракның дымлылыгына, кардагы су запасына һәм һава торшына бәйле. Республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сүзләренчә, хәзерге вакытта республика территориясе буенча туфракның дымлылыгы 63-97 процент, ә кар эрегән урыннарда 88 дән 134 процентка кадәр. 10 мартка кар катламы 45 см.ны тәшкил иткән. Белгечләр фикеренчә, Әлмәт районында кардагы су запасы - 116 процент.
Республикада су ташулар күзәтелергә мөмкин булган елгалар исемлегендә Дала Зәе дә бар.