Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт инженеры 1200 баш сарык асрый [+ФОТОЛАР]

Фермер булу өчен авылда үсү кирәк түгел икән. Инженер-электромеханик Алексей Заикин сарыкларны әбисенә кунакка кайткач кына күргән.

Бүген Новоникольск авыл җирлеге территориясендәге фермасында аның карамагында 1200 баш сарык, 67 баш мөгезле эре терлек. Алексей укымаса да, бүген ветеринар, зоотехник, агроном, төзүче, проектчы эшләре турында сәгатьләр буе сөйли ала. Барысы да хатыны, техник-электрик булып эшләүче Светлана белән Сосновка авылында өй алудан башланган. Башта тавыклар, ат асраганнар. Аннан Заикиннар фермер булырга уйлаган. Алексей 2015 ел азагында хыялын тормышка ашырырга керешкән. Үзе эшли торган фирмадан акча алып торып, ферма төзелешенә алынган. Авыл халкыннан сатып алган пай җирләре бүген 500 гектарга җиткән. Район хакимияте арендага биргән 100 гектар көтүлеккә әйләндерелгән. Бүген 300 гектар җир эшкәртелә, күпьеллык үләннәр чәчелгән, быел калганнары да эшкә җигеләчәк. 
Заикиннар нигә сарыкчылык тармагын сайлаган? Алексей беренче сәбәп итеп сарык итенең дефицит булуын китерде. Аннан аларны асрау артык мәшәкатьле түгел. Бары беренче көннән үк дөрес карый белү кирәк, бина дымлы, үтәли җилле, бөркү булырга тиеш түгел икән. Әлегә алар табыш турында хыялланмый. Бизнес-план буенча ул 6 нчы елда гына керә башлаячак. Беренче 4 елда бизнесны капиталлаштыру бара. Янәшәдә генә үзләренең сую цехы. Тәүлегенә 5-6 сарык сую көтүлекнең баш санын киметмәячәк. Кызганычка, сарык йонына бүген сорау да, тапшыру урыннары да юк икән. Узган ел 1,5 тонна йон утильләштерелгән. Эш башлауга аз вакыт үтсә дә, байтак кына объект төзелгән. 
– Барысын да үзебез төзедек. Һәр нәрсәдә экономияләргә тырышабыз. Эшчеләр дә төзи һәм җир эшкәртә белә торганнардан. Заманча техникалар алып торабыз, –дип сөйләде. 
Алексей Заикин программалардан теләп файдалана. Федераль программа нигезендә 15 % ташлама белән алган техникасы бар. Республиканың 40/60 программасы буенча узган ел берничә техникага ия булып калган. Экономияләнгән яисә кайтарылган 40 процент субсидиягә яңа ургыч алганнар. Бу бушлай 670 мең сум дигән сүз. Быел подъезд юллары программасына бик өметләнәләр. Район җитәкчелегенең дә ярдәмен тоялар. 
– Узган ел район башлыгы Айрат Хәйруллин килгәч, безнең нәрсә ягуыбыз белән кызыксынды. Пеллетлы казан газдан кыйммәт түгел, шуны кулланабыз дип аңлаттым. Айрат Ринатович әлеге казан чыгымнарын компенсацияләргә вәгъдә итте һәм субсидия бүлеп бирде. Ул фермага илтүче юлларга да игътибар итеп, алар буенча сорауны чишәргә ышандырды, – дип сөйләде фермер. 
Көннәр җылыткач, сарыклар җәйге лагерьга күчерелә. Алексей Заикин хуҗалыгында мәрмәр ит бирә торган мөгезле эре терлекләр дә күреп кайттык. Буаз сыерлары да бар. Бозаулар сатып алмас өчен терлекләрне симертү белән генә түгел, үрчетү белән дә шөгыльләнәчәкләр. Теләк булганда барысына да өлгерергә мөмкин икән. Алексей – моның мисалы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса