Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт инвалидлары эш эзли

Һәр район эшкә яраклы яшьтәге инвалидлар саныннан чыгып 37 һәм аннан да артыграк процентын эш белән тәэмин итәргә тиеш.

Бу хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт белән ТР Министрлар Кабинеты арасында төзелгән килешү таләбе. Шулай булса да, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне эшкә алырга атлыгып тормыйлар. Үзләре арасында да эштән баш тартучылар юк түгел икән. 
Безнең районда эшкә яраклы яшьтәге 2978 инвалид исәпләнә. Аларның 26,3 проценты гына эшли. Юл картасы буенча сентябрь аенда 108, октябрьдә 52 инвалид эш белән тәэмин ителергә тиеш булган. Сентябрь аенда аларның 50 се генә урнаштырылган. Ноябрьдә исә тагын 31 инвалидка эш кирәк. 
Мәшгульлек үзәге физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында сораштыру да уздырган. Аралашу вакытында 536 инвалид эшләргә телисе килүен белдергән. Тик эш бирүчеләрнең генә барысы да моны аңларга теләми. Мисал өчен, агымдагы елның февралендә районның 15 предприятиесенә 40 инвалидны эшкә урнаштыру квотасы бирелгән. Норма тулысы белән үтәлмәгән – 23 инвалидка гына бәхет елмайган. Апрельдә тагын 53 эш бирүчегә 143 инвалидны эшкә урнаштыру буенча әмер җибәрелгән. Дөрес, соңгысы быелның августыннан киләсе ел августына кадәр гамәлдә. Бу квота буенча бүгенгә 39 инвалид кына эш урынына ия булган. 
– Эш бирүчеләр төрле сәбәпләр китерә. Мәсәлән, калабыздагы бер эре сәүдә үзәге үзе физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә эш бирергә әзер булуын белдерде. Без алар биргән исемлеккә карап, телсез калдык. Инвалидларга туры килми торган белгечлекләр саналган. Бу вакансияләргә сәламәт кешеләр арасыннан да табуы авыр. Бүген мондый предприятиеләр белән эш алып барыла. Закон нигезендә эш бирүче квота буенча башка предприятиедән инвалид өчен эш урынын арендага алырга мөмкин. Безнең өйдә генә эшләү өчен шартлар тудырган предприятиеләр дә бар. Бүген 18 инвалид әнә шулай акча эшләү мөмкинлегенә ия, – диде мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насретдинов. 
Эш бирүчеләрнең үз зары. Алар физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында йөкләнешкә түзмичә эшне ташлаучылар булуын да сөйләде. «Предприятие хисабына медицина күзәтүе уздырырга җибәрәбез. Китәләр дә, югалалар», – диде транспортчылар. 
Эшкә яраклы яшьтәге инвалидларның 22 проценты авылларда яши. Әлбәттә, аларны биредә эш белән тәэмин итү кыенгарак туры килә, шәһәргә йөреп эшләү турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Шуңа күрә әлегә аларга эш эзләү проблема булып кала бирә. 

Ирина Апачаева фотосы 

Ел башыннан физик мөмкинлеге чикләнгән 220 кеше эшкә урнаштырылган, аларның 62 се билгеләнгән квота буенча. Мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак 67 инвалид исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса