Әлмәт интернатында тәрбияләнүчеләрне сөендерделәр
ВДПОның Әлмәт бүлеге инструкторлары Гөлүзә Хәсәнова белән Аида Әлмөхәммәтова Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүче балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.
Бүләкләр коллектив тарафыннан җыелган акчага сатып алынган. Тәм-томнан кала бүләкләр арасында бияләй-оекбашлар, тапочкилар да бар иде. Котлаулар белән беррәттән ВДПО хезмәткәрләре балаларга бәйрәмнәрне күңелле һәм хәвеф-хәтәрсез үткәрү өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы турында да искәрттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа