Әлмәт инструкторлары балалар сәламәтлеге хакында фикер алышты
Әлмәттә 45 нче "Космос" балалар бакчасы базасында районның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә физик культура буенча инструктор булып эшләүчеләрнең методик берләшмәсе утырышы булып узды.
Сөйләшү балаларны сәламәтләндерүдә заманча алымнар хакында барды. "Космос"ның инструкторы Юлия Балашова, 63 һәм 37 нче балалар бакчаларыннан Ю. Хәйдәрова, Т.Островская тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар. Утырыш анда катнашучыларның югары бәясенә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа