Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт инспекторлары беренче

Шәһәребезнең ЮХИДИ бүлеге инспекторлары Максим Ларионов һәм Илнур Төхвәтов агымдагы елның өченче квартал нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң әйбәт юл-патруль хезмәте экипажы булдылар.

Күчмә вымпел һәм акчалата премиягә сертификатны аларга республика ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы рәисе Иван Гафуров тапшырды.

- Чаралар әледән-әле күрелеп торса да, юллардагы вәзгыять һаман да киеренке кала бирә. Агымдагы елның тугыз аенда гына да Татарстанда 3576 юл һәлакәте булып, 4421 кеше зыян күргән, 349 кеше якты дөнья белән хушлашкан, - диде ул һәм егетләргә җиңел булмаган эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса