Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт имамнары хисап тотты

Шәһәр һәм район имамнарын җыеп, мөхтәсибәт еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

2013 елның октябрендә мөхтәсиб вазифасына керешкән Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, Риза Фәхреддин, Һади Атласи кебек шәхесләр, мәгърифәтчеләр туган төбәктә бүген дә дини дәгъвәткә игътибар зур.

Әлмәт республиканың башка төбәкләреннән тагын шунысы белән аерыла - биредә мәчетләр күп. Шәһәрдә 10, авылларда 26 мәчет эшли. Тагын 4 гыйбадәтханә сафка басарга тора. Мәчет-мәхәлләләрнең Уставлары да законнарга тәңгәлләштерелгән, һәр җирдә гамәл-гыйбадәт әбү Хәнифә мәзхәбе буенча бара.

- Мөхтәсибәт җирле хакимиятнең һәм нефтьчеләрнең даими рухи һәм матди ярдәмен тоя, - дип билгеләп үтте мөхтәсиб ел дәвамында эшләнгән эшләр турында хисап тотканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса