Әлмәт икмәк заводында кыскартулар көтелә
Узган атнада шәһәрдә һәм районда 62 кеше эшсез булып танылган. Аларның 66 проценты хезмәт урыннарыннан үз теләге белән киткән, калганнары кыскартуга эләккән.
Бу саннар кризиска каршы штабның чираттагы утырышында китерелде. Бәяләр артуы предприятиеләрне чаралар күрергә мәҗбүр итә. Әлмәт икмәк заводы директоры Рәсим Хәйретдинов беренче яртыеллыкта 30 штат берәмлеген кыскартырга планлаштырылуын җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа