Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт Хатын-кызлар берлеге Мәдәният идарәсе белән берлектә сугышта катнашкан хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итте

Әлмәт Хатын-кызлар берлеге Мәдәният идарәсе белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларны Бөек Җиңү белән тәбрик итте.

Таисия Васильевна Логинова, Елизавета Дмитриевна Макарова, ТАССРның халык артисткасы, Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины, Кызыл Йолдыз Ордены иясе Зәкия Хафизовна Туишевалар башка хатын-кызлар белән беррәттән сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән. Туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан гүзәл затлар сугыштан соң илне торгызуга үз өлешләрен керткән, лаеклы тормыш юлы узган. Өлкән яшьтә булуларына да карамастан, алар бүген яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүдә ярдәм кулы сузалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса