Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт хат ташучысы – республикада иң яхшыларның берсе

Мартның соңгы көнендә «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгында газета-журналларга яздыру кампаниясе йомгаклары буенча хат ташучылар арасында үткәрелгән бәйгегә йомгак ясалды. Әлмәтнең 12 нче почта элемтәсе бүлекчәсе хат ташучысы Роза Микшина республика күләмендә икенче урынга лаек булды.

«Татмедиа» ААҖ хат ташучылар бәйгесен икенче тапкыр үткәрә инде. Анда өч номинация күздә тотылган: «Шәһәрләрнең иң яхшы хат ташучысы», «Кече шәһәрләрнең иң яхшы хат ташучысы», «Авылларның иң яхшы хат ташучысы». Узган ел безнең шәһәр призлы урынга лаек булмаган иде. Ә менә быел Роза Мөхәммәт кызы Микшина, Әлмәт данын лаеклы яклап, «Шәһәрләрнең иң яхшы хат ташучысы» номинациясендә икенче урынны яулады. Сүз уңаенда әйткәндә, җиңүчеләрнең барысы да дипломнар һәм акчалата премияләр белән билгеләп үтелде.

Бәйгедә җиңүчеләрне ачыклаганда «подписка тыгызлыгы» күрсәткече, «Татмедиа» ААҖ басмаларына язылучылар санын арттыру кебек факторлар да исәпкә алынган. Роза Микшина исә язылу квитанцияләре санын 125 процентка арттырган булып чыкты.

Роза Иске Әлмәтнең 400 гә якын (!) йортына хезмәт күрсәтә. Шуның кадәр зур микрорайонны йөреп чыгу ай-һай җиңелләрдән түгелдер. Әмма безнең җиңүчебез хәрәкәтләнү, урын алыштыруны яратуын яшерми. Шуңа да хезмәтеннән ямь таба, шатланып эшли. 15 ел эшләү дәверендә әбүнәчеләре дә туганнары кебек якын булып беткән.

- Өлкән яшьтәгеләр әти-әнием кебек: чираттагы ялга киткәндә дә аларны сагына башлыйм, очратасы, хәл-әхвәлләрен белешәсе иде дип уйлыйм, - ди ул.

Роза Микшина хезмәт күрсәтә торган кешеләр дә аны эшкә намус белән каравы, әйбәт булганы өчен хөрмәт итәләр, газета-журналларга күбрәк язылып аңа яхшылык эшләргә тырышалар икән.

Иске Әлмәттә яшәүче Саимә апа Әхмәтова да хат ташучының эшеннән канәгать.

- Без Роза белән күптәннән дус инде! Пенсиясен дә, квитанцияләрне дә, почтаны да вакытында китерә, - ди ул.

Роза Микшинаның республикакүләм бәйгедә тәүге катнашуы икән. Ул җиңүенә бик шат. Хезмәттәшләре - 12 нче почта элемтәсе бүлекчәсе хезмәткәрләре дә аның шатлыгын ихластан уртаклаша. «Әлмәт таңнары» редакциясе коллективы да тәбрикләүләргә кушыла һәм Роза Микшинага алда да җиңүләр һәм эшендә зур уңышлар теләп кала.

Лилия Седельникова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250