Әлмәт таңнары

Әлмәт халкы “Халык контроле”нә нәрсәдән зарланып яза?

Әлмәткә кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде. Аның катнашында "Халык контроле"нә агымдагы елда кергән заявкалар үтәлешенең ничек тормышка ашырылуына багышланган киңәшмә булып узды.

Мәгълүм булганча, "Халык контроле" 2012 елның апреленнән эшли башлады. Шул чордан алып әлмәтлеләр аңа үзләрен борчыган 1881 сорау юллаган. Аларның 1354 е хәл ителгән. Халык актив. Быел 18 мартка кадәр инде 178 хәбәр кергән. Хәбәрләр арасында 2012 елдан бирле хәл итмәгәннәре, берничә тапкыр кичектерелгәннәре дә бар икән. Сәрия Сабурская "Халык контроле"нә кергән мөрәҗәгатьләрнең бер генә тапкыр кичектерелергә мөмкинлеген һәм сорауларның ун көн эчендә җавап алырга тиешлеген билгеләп үтте. Ул җитәкчеләргә сораулар үтәлешен урынга барып үзләренә тикшерергә тәкъдим итте. Әлмәтлеләрнең мөрәҗәгатьләренең күпчелеге ишегалды территорияләрен төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру белән бәйле.

Реклама

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең шикаятьләрен бүләк дип билгеләп үтте. "Алар безнең җитешсезлеккә күрсәтәләр", - диде ул һәм халыкны тагын да активрак булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: