Әлмәт гүзәлләрен эшкә чакырдылар
5 мартта мәшгульлек үзәгендә хатын-кызлар өчен вакансияләр ярминкәсе булып узды.
Бүген шәһәр һәм район буенча эшсез буларак 767 хатын-кыз теркәлгән. Агымдагы ел башыннан 92 хатын-кызны эшкә урнаштырырга мөмкин булган. Вакансияләр ярминкәсендә бу юлы 157 дән артык хатын-кыз катнашты. Алардан тыш эш эзләп килүчеләр арасында ир-атлар да бар иде. Аларга калабызның алты оешмасы эш тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа