Әлмәт фигуристлары жиңде
Спортның кышкы төрләренең сезоны чыгып килә.
18 мартта Минзәләдә соңгы турнирларның берсе булды, анда Яр Чаллы, Нурлат, Менделеевск, Минзәлә, Баулы, Әлмәт шәһәрләренең яшь фигуристлары ярышты. Ул әлмәтлеләрнең зур уңышы белән тәмамланды.
"Нефтяник" хоккей клубының фигуралы шуу бүлегеннән (тренеры Дамира Пичугина) ярышта катнашкан 13 укучының 4есе җиңеп кайтты. Менә алар: Илона Хәсәнова, Диана Идиатова, Майя Нуркаева һәм Линиза Каюмова. Моннан тыш Катя Макарова, Арина Зарипова һәм Андрей Кузьмин икенче урын, Саша Муклинова өченче урын яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа