Әлмәт фермеры район һәм шәһәр халкын бәрәңге белән тулысынча тәэмин итәргә җыена
Ямаши авылында яшәп, шунда үз эшчәнлеген алып барган Владимир Яшанин узган елда 20 гектар бәрәңге культурасы утыртып, һәр гектарыннан 20 шәр тонна уңыш алган.
Бүген сатуга дигән икенче икмәкнең күпчелек өлеше реализацияләнгән. Узган елның әйбәт уңышы җитәрлек дәрәҗәдә орлык фонды булдырырга да мөмкинлек биргән. Быел озак еллар алдынгы "Ямашинский" хуҗалыгын җитәкләп, 2008 елдан аграр стажын фермер буларак дәвам иткән РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре чәчүлек мәйданнарын 30 гектарга чаклы арттырырга җыена. "Эшләр шулай барган очракта алга таба бәрәңгене юып, вак капчыкларга салып сатуны да оештырырга исәп", - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа