Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт эшмәкәрләрен шәһәрне үстерү эшенә җәлеп итмәкче булалар

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXVI (уртак) сессиясендә депутатлар 20 дән артык мәсьәлә тикшерде, шул исәптән алар хәрби комиссариат янындагы мәйданны "Хәтер мәйданы" дип исемләде һәм шәһәребезнең өч шәхесенә мактаулы граждан исемен бирүне хуплады.

Иң беренчеләрдән булып Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы Уставларына төрле юнәлештә үзгәрешләр кертелде. Болар хакында район башлыгы урынбасары, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова чыгыш ясады. Шунысына игътибарны җәлеп итәсе килә, муниципаль вазифаларда хезмәт куючылар хәзер үзләренең һәм гаилә әгъзаларының керемнәре турында гына түгел, ә чыгымнары турында да мәгълүмат бирергә тиешләр.

Депутатлар танылган шәхесләргә истәлек алтакталары урнаштыру мәсьәләсенә дә ачыклык кертте. Әлмәтлеләр белә булыр, алар бездә төрле-төрле, кемнең ничек башкарырга матди көче җитә, шулай эшләнә. Бу уңайдан депутат, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев үз фикерен җиткерде:

- Гадәттә, зур шәһәрләрдә алтакталарны бертөсле ясыйлар. Безгә дә бердәм үрнәк булдырып, таләпләрне, бәяләрне билгеләргә һәм шуннан тайпылмаска кирәк.

Истәлек алтакталары күркәм традиция буенча шәхесләр яшәгән йортларның диварларына куелачак.

Инженерлык һәм юл инфраструктурасы төзелеше, территорияләрне әзерләү һәм микрорайоннарны төзекләндерү буенча эшләрне финанслау мәсьәләсендә дә депутатлар үз тәкъдимнәре белән чыгыш ясады. Атап әйткәндә, Рөстәм Мөхәммәдиев эшмәкәрләрнең шәһәр инфраструктурасына билгеле күләмдә акча юнәлдерүләрен оештырырга кирәклекне әйтте.

- Соңгы елларда Әлмәт бизнес вәкилләрен тагы да күбрәк җәлеп итә. Кибет, эре сәүдә үзәкләре ачарга теләүчеләр саны арта. Алар инженерлык челтәрләре, юллар, машина кую урыннары булган биләмәләрдә үз эшләрен җәелдерә, ягъни әзергә килеп "утыра". Яхшы керем алуларына да карамастан берсе дә кала үсешенә акча бүлеп бирми. Бу юнәлештә эшмәкәрләрдән дә актив булуны таләп итәргә кирәк, - диде ул.

Депутатлар Рөстәм Мөхәммәдиевнең фикерен хуплады. Шулай ук аның социаль билгеләнештәге объектларны сату, арендага бирү, эшчәнлек юнәлешен үзгәртү турындагы карарларның депутатлар тарафыннан тикшерелергә тиешлеге хакындагы тәкъдиме дә яклау тапты.

Сессия һәрвакыттагыча бүләкләүләр белән тәмамланды. "Әлмәтнең 60 еллыгы" юбилей билгесенә иң тәүгеләрдән булып шәһәребезнең мактаулы гражданнары ия булды. Юбилей уңаеннан ТОСМСларда булып узган иҗат отчетлары нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дипломнар белән билгеләп узылды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250