Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт эш хакы түләүдә кара исемлеккә керми

Бүген тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең "Эш хакы түләүдә бурычлылык турында" дигән мәсьәлә буенча утырышы булды.

Утырыш видеоконференция тәртибендә узды. Аны ТР премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин үткәрде. Әлмәттә комиссия утырышында ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов катнашты.
Бүгенге көндә Татарстанда 135 миллион сум эш хакы түләнмәгән. 4342 кеше эш хакы алмый. Бурычлылар арасында 16 предприятие исәпләнә. Кара исемлеккә Саба, Зәй, Теләче, Алексеевский районнары, шулай ук Казан белән Яр Чаллы шәһәрләре керә.
Әлеге исемлектә Әлмәт юк. Айдар Каюмов моның барлык контроль органнарының уртак хезмәте булуын искәртте. "Зур эш башкарылды, ләкин мин тынычланып калырга киңәш итмәс идем. Хәлләр теләсә кайсы моментта үзгәрергә мөмкин", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса