Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт эш бирүчеләре вакантлы урыннар турында хәбәр итәргә ашыкмый

Әлмәт прокуратурасы вакантлы эш урыннары барлыгы турында мәшгульлек үзәгенә хәбәр итәргә ашыкмаучылар барлыгын ачыклады.

Әлеге фактлар Әлмәт муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законнарны ничек үтәүләрен тикшерү барышында ачыкланды. Бу - эш бирүчеләрнең үз вазифаларын тиешенчә үтәмәүләре белән бәйле закон бозу факты булып тора. Әлеге административ хокук бозу өчен кисәтү яки гражданнарга йөздән алып өч йөз сумга кадәр, җаваплы урындагыларга өч йөздән алып биш йөз сумга кадәр, юридик затларга өч меңнән алып биш мең сумга кадәр штраф салу каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250