Әлмәт егетләрен армиягә озаттык
Быел көзге чакырылышта Әлмәт районыннан армиягә 300 гә якын егет китәчәк. Чәршәмбе беренче төркем тантаналы шартларда озатылды.
Ватан алдындагы бурычларын үтәргә бу көнне 20 дән артык егетебез юлга кузгалды. Хәрби комиссар Ришат Сабиров, яшьләрне озатырга килгән әти-әниләр, дус-туганнар аларга хәерле хезмәт, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа