Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт егетләре хәрби хезмәткә әзерләнүнең яңа формасында катнаша ала

Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында республика хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин брифинг үткәрде.

Аның әйтүенчә, быел РФ Оборона һәм Мәгариф министрлыклары тарафыннан илнең югары һөнәри уку йортлары базасында запастагы солдатлар (матрослар), сержантлар (старшиналар) әзерләү программасы буенча студентларны хәрби хезмәткә өйрәтү эше оештырыла. Агымдагы елның 1 сентябреннән югары уку йортлары шуңа керешә. Татарстанда Туполев исемендәге Казан тикшеренү-техник университеты (КАИ) белән Казан тикшеренү-технология университеты (КХТИ) запастагы солдатлар, сержантлар әзерли башлый. Беренчесе буенча 1,5 ел, икенчесе буенча 2 ел укырга кирәк булачак. Әлеге уку хәрби хезмәт үткән булып саналачак. Хәрби хезмәткә әзерләүнең яңа формасы аны хәрби кафедрада гына түгел, Оборона министрлыгының хәрби уку үзәгендә яки хәрби частьта да үтү мөмкинлеге бирәчәк дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250