Реклама
Полиция хезмәткәрләре 25 яшьлек әлмәтлене ике телефон һәм сумка урлауда гаеплиләр.
Ул кич белән мәктәптән өйгә кайтып баручы башлангыч сыйныфлар укытучысына һөҗүм итеп, аның кулындагы сумкасын тартып ала. Анда 7 мең сум акча һәм ике телефон була. Соңрак талаучыны тоткарлыйлар, урланган әйберләр хуҗасына кайтарыла.
Җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүчегә 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
Әлмәт районы