Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт егете “Москвич”тан “Ламборджини” ясаган

Әлмәттә яшәүче 21 яшьлек Андрей иске "Москвич"тан "Ламборджини"га охшаган автомобиль ясаган.

Моның өчен ул ике ел элек Интернет челтәре аша махсус эзләп, барлык детальләре дә канәгатьләндерерлек рәвештә булган 1981 елгы "Москвич" машинасын эзләп тапкан.

- Автомобильнең Казан тирәсендәге авылларның берсендә яшәгән элеккеге хуҗасы аны бик әйбәт тоткан, күрәсең, эчке "әгъзаларын" алыштырырга туры килмәде, - ди Андрей.

Шулай да Әлмәт "Кулибин"ы "Москвичны" тыштан танымаслык итеп үзгәртә. Беренчедән, аркы ишекләрен кечерәйтеп ачылмаслык итеп ябыштыра. Икенчедән, алгы ишекләренә "ламбомеханизм" дип аталучы махсус җайланма куйдырып зурайта. Тагын ул аның капотына көзгеләр урнаштыра, тюнинг өлкәсендә дә зур тырышлык куя. Шулай итеп, бер ел ярым эчендә эшләп бетереп хәзер инде дүртенче көн тирә-юньдәгеләрне шаккаттырып шәһәр урамнарын иңли.

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса