Әлмәт егете милли чемпионатта катнашачак
Политехникум базасында "WorldSkills Russia" төбәк чемпионаты булып узды.
Мондый чемпионат әлеге техникумда икенче тапкыр үткәрелде. Быел сайлап алу бәйгесе "IT Челтәрле һәм системалы администрирование" компетенциясе буенча оештырылды. Республиканың 15 уку йортыннан килгән студентлар үзләренең мәгълүмат техологияләре буенча осталыкларын күрсәтте. Бәйгедә катнашучылар 5 сәгать эчендә MicrosoftWord, Excel, Access и PowerPoint программаларында эшләделәр, теоретик белемнәрен һәм башкаларны бәян иттеләр. Төбәк чемпионатында җиңүчеләр арасында Әлмәт политехникумыннан Евгений Кемкин да бар. Хәзер алар безнең республиканы Казанда май аенда узачак милли чемпионатта яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа