Әлмәт таңнары

Әлмәт егете Илнур хәйрия фонды оештырган

Татарда изге йөрәкле дигән төшенчә бар. Гадәттә, без аны яхшы гамәлләр кылган, саф, эчкерсез кешеләргә карата кулланабыз. Андыйларга олы йөрәкле дип тә әйтәбез әле. Табигатьтән килә микән ул, әллә тормыш үзе өйрәтәме?

"Илдәге чуалышлар идея тудырды"

Мөгаен, "олы йөрәк" тумыштан биреләдер. 34 яшьлек Әлмәт егете Илнур Хуҗин да шундыйлардан. Әлмәттә беренчеләрдән булып "Изге йөрәк" дигән хәйрия фонды оештырып, тормыш авырлыклары алдында югалып калган дистәләгән кешегә ярдәм кулы сузган, киң күңелендә урын таба алган олы йөрәкле кеше ул.

18 нче мәктәп мәйданында урнашкан бер бинада ул халыктан кием-салым, савыт-саба, көнкүреш кирәк-яракларын җыяр өчен склад ачкан. Мохтаҗ кешеләр хәзер биредә бушлай киенеп китә ала.

- Күрше илләрдә төрле чуалышлар башлангач, ярдәм итү идеясе күңелдә бөреләнгән иде инде. Мин шундый кеше: якын-тирәмдәгеләрнең бәласенә тыныч кына карый алмыйм. Кайгы һәркемгә килергә мөмкин, - ди фонд җитәкчесе. - Бүген без сау-сәламәт килеш шау-гөр килеп йөргәндә, кемдер урын өстендә авырып ята. Без ашханәләрдән, рестораннардан ризыкка заказ биреп тукланганда, кайберәүләр балаларын аша- тырга да ризык таба алмыйча йөри. Җылы фатирыбызда тыныч кына йокыга талганда, кемдер шыксыз гаражларда, эскәмияләрдә йокысыз төнен уздыра. Украинада конфликт башланып, узган елны йортсыз калган кешеләрнең безнең якларга кайткан вакытында бик нык авырып, үзем дә урын өстенә калдым. Йөрәк белән озак кына сырхауханәдә дәваланырга туры килде. Шунда социаль челтәрләрдә Украинадан кайткан качакларның күмәкләшеп Түбән Мактамада бер йортта яшәп ятулары турында хәбәр укыдым. Шул мәлдә ярдәм итәр өчен берәр оешма яки фонд ачу идеясе туды. Сәламәтлегем какшау аркасында эш урынымда мине җиңел хезмәткә күчерделәр. Димәк, бу эш белән шөгыльләнер өчен вакытым да табылачак. Менә шулай тормыш мине үзе әлеге эшкә этәрде.

Әлеге зур эшне башлап, оештырып җибәрергә Илнурга Кышкы йөзү спорты буенча федерация рәисе Валерий Мальцев ярдәм итә. Иң элек алар Әлмәттәге караңгы, тар гаражларның берсендә кирәк-яраклар кабул итү ноктасы ачалар. Шыксыз, суык гаражга җыелган әйберләр сыймый башлый. Шунда Валерий Мальцев Илнурга 18 нче мәктәптә урнашкан әлеге складны арендалап торырга мөмкинлек барлыгын әйтә. Рәсмиләштерү, кәгазь эшләрен азагына кадәр башкарып чыгарга да ул булыша.

Кулланылмаган, ташландык хәлдәге зур складны Хуҗиннар гаиләсе күмәкләшеп, якыннары белән чистарта. Бер нәрсә дә әрәм ителми: иске парталарга да урын табыла, алар киштә ролен үти. Тимер-томырдан элгечләр ясап куя алар. Иң мөһиме, эретеп ябыштыруга оста булган Украина качаклары үзләре Илнурга килеп ярдәм күрсәтә.

"Мине хуплаучылар күп"

Реклама

Складтагы кием-салымның күплегеннән, хактан да, арабызда олы йөрәкле кешеләр барлыгына инанасың. Балаларга да, өлкәннәргә дә кием мулдан җыелган, күннән тегелгән кышкы өс киемнәренә кадәр бар. Савыт-саба китерүчеләр дә байтак икән. Берәүләр хәтта кулланышта булган телевизор, тузан суырткыч китергән булган. Билгеле, андый техника биредә тузан җыеп озак ятмаган, шундук мохтаҗларга бирелгән.

- Кешеләр әлеге фондның барлыгын күбесенчә социаль челтәрдәге төркемнән укып белә. Сарафан радиосы да Әлмәттә яхшы эшли, - дип сөйли Илнур. - Артык булган, киелмәгән киемнәр, урын-җир әйберләре һәрберебездә бар. Өйдә тузан җыеп, урын алып ятканчы дип, бирегә бик теләп алып киләләр. Без керләнгән киемнәрне кабул итмибез. Һәр әйбер юылган, төзек, чиста булырга тиеш. Райондагы авыллардан күп балалы гаиләләр еш килә. Рәхәтләнеп үзләренә әйбер сайлыйлар. Ярамаса, кире китерергә дә була. Кайберәүләр: "Кирәк-яраклар бар, әмма китереп бирергә мөмкинчелегебез юк", - дип яза. Андый вакытта мин үз машинам белән өйләргә йөрим. Әлмәтнең балалар йортына да күп тапкырлар киемнәр алып бардык.

Әле күптән түгел Илнур тормыш авырлыкларына юлыгып, адашып, югалып калган кешеләргә дә туры мәгънәсендә ярдәм итүгә керешкән. Иптәшләре белән ул югалган якташларыбызны эзләү буенча эзләү-коткару отряды булдырган. Башлангычны хуплап алучы волонтерлар шактый булып чыккан. Бәла-каза ишек шакыган гаиләләргә булышу йөзеннән әлеге отряд кичекмәстән югалучыны эзләргә чыгып китәргә әзер.

Илнурның әлеге хәйрия эшләрендә хатыны Наталья да бик зур тырышлык күрсәтә. Иренең ярдәм итү идеясен ул берсүзсез күтәреп алган. Хәзер кирәк-яраклар җыю склады Хуҗиннарның икенче өенә әйләнгән. Бөтен буш вакытларын алар биредә уздыра: чистарта, җыя, киштәләргә урнаштыра. Ике уллары да әниләренең киемнәр барлавына, әтиләренең изге эштә йөрүенә күнеккән инде.

Азрак финанс белән ярдәм итүче табылса, Илнур фондны тагын да киңәйтеп, авыру балаларга ярдәм итү мөмкинлеге дә булдырырга тели. Планнары зурдан аның. Билгеле, алар бу гамәлләре өчен бер тиен дә алмый, киресенчә, үзләренең артык акчаларын әлеге изге эшкә кертеп бара. Машина белән йөрер өчен ягулыгы, складта төзелеш материаллары, башка вак-төяге кирәк. Әмма хәйриячелекнең асылы да шунда: ул керем алыр өчен эшләнми. Күңелеңнең киң, уйларыңның якты булуы, тырышлык та җитә. Ә иң мөһиме, Илнур кебек олы йөрәкле булу кирәк.

ФИЛҮЗӘ Хәмидуллина

АВТОР ФОТОСЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: