Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт дәүләт нефть институты оешуына 56 ел тулуны билгеләп үтте

Әлмәт дәүләт нефть институты оешуына 56 ел тулуны билгеләп үтте. Тантаналы чараны институтның булачак студентлары, бүген белем алучылар һәм инде күптән тәмамлаганнар уку йортының гимны белән башлады.

Туган көн кунакларына котлау мөрәҗәгатеннән соң институт ректоры Александр Емекеев "АГНИның ин инновацион идеясе" бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләде. Бу бәйге уку йортында беренче тапкыр оештырылды. Анда хезмәткәрләр, студентлар һәм мөгаллимнәр 40 тан артыграк фәнни проект тәкъдим иткән. Алар мәгарифтә инновация, фәнни-техник инновация һәм инновация үсеше юнәлешләре буенча бәяләнгән. Бәйгенең приз фонды 100 мең сум.Чарада шулай ук "55.Тарих дәвам итә" - "55. История продолжается" дигән китап-монографияне дә тәкъдир иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса