Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтын 19 студент кызыл дипломга тәмамлады

"Бүгенге вәзгыятьтә белем "искерү" үзлегенә ия. Яшәеш динамикасы аны даими яңартуны таләп итә.

Шуңа күрә бу көн сезнең гыйлем эстәүнең юлбашы" - Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Сәлахов уку йортын быел тәмамлаучыларга диплом тапшырганда шуны искәртте.

1996 елда 235 студент белән эш башлаган АГИМС бүген республиканың иң яшь һәм үсештә булган югары уку йортларыннан берсе. 17 ел эчендә ике меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган. Бүген ул үзен республиканың көньяк-көнчыгышындагы белем бирүнең барлык: урта-һөнәри, өстәмә һәм югары белем кебек баскычларын берләштергән укыту-фәнни-инновацион үзәк дип тә таныта. Уку йортындагы 3 факультетта бүгенге көндә 2000 нән артык студент белем ала. Быел аны 202 студент тәмамлады. Шуларның 20 гә якынына кызыл диплом бирелде. Гөлшат Билалова шулар арасында. Яшь филолог хезмәт юлын яңа ачылачак 25 нче мәктәптә башларга ниятли:

- Бүген күңелләребездә хисләр ташкыны. Кәефләр күтәренке. Бу бит кеше гомерендә бер тапкыр була торган мизгел. Дөрес, икенче, өченче белемен алучылар да булыр... Бусы бит - беренчесе! 5 ел буе тир түгеп укыганның нәтиҗәсе. Укытучыларыбызга чиксез рәхмәтлебез.

Чыгарылыш студентлары арасында Людмила Коноваловага карата мактау сүзләре әйтелде. "Минем ил - минем Россия" Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, 6 нчы урынга ия булган ул. Призлы урын түгел, шулай да сайлап алынган 50 дән артык уку йорты арасында беренче унлыкка эләгү АГИМС өчен мәртәбә.

Дәүләт муниципаль идарә кафедрасы мөдире урынбасары Юлия Меркурьева өчен дә чыгарылыш тантанасы сөенечле вакыйга:

- Беренче чыгарылышым түгел, шулай да ел саен дулкынлану, яшьләр өчен шатлыклы хисләр кичерәм. Быелгы чыгарылыш аеруча креатив булулары белән истә калачак. Зирәк, гадәти булмаганча фикер йөртүчеләр, иҗади характерлылар күп булды. Диплом эшләрен 3D форматында эшләп сөендерделәр. Күңел биреп шөгыльләнделәр. Шулай булмый мөмкин түгел: алар муниципаль идарә белгечләре, илнең социаль-икътисади үсеше алардан да торачак. Дөрес, студентларның төрлесе бар...

Шулайдыр шул. Ыспай киенгән бер гүзәл белән белгечлеге, эш табу проблемалары турында әңгәмә кормакчы идем, исем-шәрифләрен белешүдән гайре китә алмадым. "Болай да эссе, сораулар белән баш катырасыз", - дип ризасызлык күрсәтте кызыкай. Район хакимиятенә эшкә бару нияте булган бу белгеч белән, эшкә алсалар, көннәр кышка авышып, һава торышы суына төшкәч, күрешәсе булыр әле.

Ләйләгөл Минаева

Илшат Котбиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250