Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты коллективы Р. Фәхретдин премиясенә лаек булды

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 5 октябрьдә Казанда Халыкара Укытучылар көненә багышлап узган бәйрәмдә, мәгариф учреждениеләре коллективларына, мәктәп укытучыларына Ризаэтдин Фәхретдин, Каюм Насыйри исемендәге премияләр тапшырылган. Һөнәр алдынгыларын Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова котлаган.

Ул тәбрикләү чыгышында билгеләп узганча, быел Идел буенда педагогик белемгә нигез салынуга 200 ел тулган. "Нәкъ менә 200 ел элек киңкүләм төстә укытучыларны әзерләү тормышка ашырыла башлаган, ул вакытта ук белемгә кискен ихтыяҗ туган", - ди Римма Ратникова. Вице-спикер икенче ел рәттән бирелүче бу премияне тапшыруны, үзе өчен зур горурлык булуын ассызыклаган.

Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премиягә лаек булучылар арасында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты коллективы да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса