Әлмәт дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре ялган аракы ташучыны тоткарлады
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлеге хезмәткәрләре Ютазы-Азнакай юлында үзенең «Лада» машинасында 420 шешә ялган аракы алып кайтучыны тоткарлады.
Лицензиясе булмаган әлеге аракы Казахстанда җитештерелгән. Товарны сатуга рөхсәт бирүче документлар юк. Машина хуҗасы - түбәнкамалыга карата административ эш кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа