Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт дин әһелләре тоткыннарга вәгазь укыды

Әлмәт мөхтәсибәте имамнары сигезенче төзәтү колониясендәге тоткыннар белән очрашты.

Әлмәт районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, очрашу әлеге төрмәдәге "Йосыф" мәчетендә уздырылган. Дин әһелләре тоткыннарга сабырлык, хаталар кылудан тыелып калу, башкаларны рәнҗетмәскә тырышу кебек төшенчәләр хакында сөйләп нәсихәтләрен биргәннәр, динебез кыйммәтләрен җиткергәннәр. Вәгазь өйлә намазына кадәр сөйләнгән. Аннары тоткыннар хәзрәтләр белән бергә намаз укыганнар. Намаздан соң мөхтәсибәт вәкилләре алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырылган.

Шулай бу көнне Фәһим хәзрәт төрмә җитәкчелеге белән очрашып, тоткыннарның гозерләрен җиткергән. "Тоткыннар безгә :"Без бит иректә түгел, бөтен мәгълүматларны, кайсы китаплар тыелган, кайсылары тыелмаган икәнне дә белмибез. Белмәвебез сәбәпле кайбер китаплар безгә мәшәкать тудыра. Шуңа күрә төрмә китапханәсен нәзарәт тикшергән, чыгарган традицион дини китаплар белән тәэмин итсәгез иде" , - дип мөрәҗәгать иттеләр. Чыннанда алар ни бар-шуны укыйлар бит. Без аларның бу теләкләрен үтәргә тырышырбыз. Хәзерге вакытта аларга укырга "Хузур" чыгарган ике төрле китапны алып бардык", -диде Әлмәт мөхтәсибе, көнчыгыш төбәге казые Фәһим Әхмәтҗанов .

http://dumrt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса