Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт депутатлары бакчачылар яклы

Әлмәт муниципаль районы Советының чираттан тыш дүртенче сессиясе һәм шәһәр Советының өченче утырышы булып узды.

Аның барышында депутатлар җир салымы турындагы карарга үзгәрешләр керттеләр.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина билгеләп үткәнчә, быел торак пунктлардагы җир составындагы участокларга дәүләт кадастр бәяләмәсе уздырылган. Аның нәтиҗәләре нигезендә җир салымы буенча да аналитик эш алып барылган. Әлеге тикшерүләр дача, бакчачылык ширкәтләре составындагы җир участокларының кадастр бәясенең сизелерлек артуы ачыкланган - ул 7 тапкырга үскән. Әлмәттә мондый җир участоклары 5472 исәпләнә. Шәһәр Советының 2013 елдагы карары белән әлеге җир участокларына ставка 0,3 процент күләмендә билгеләнгән булган. Быел түләнүче салым 423 мең сум тәшкил иткән.
Россия Федерациясенең Салым кодексы муниципаль берәмлекләргә җир салымы буенча ташламаларны үзләренә билгеләргә хокук бирә. Депутатларның бу мәсьәләне тикшерүе юкка түгел. Зөлфия Шәйдуллина әлеге җир участоклары буенча салым ставкасы кимегән очракта бюджетның 2,2 миллион сум күләмендә җир салымын алып бетермәячәген әйтте. Ләкин җир салымы бәясе быел белән чагыштырганда 242 мең сумга артачак. Моннан җир салымы ставкасын үзгәртеп кенә качарга була. Депутатларга әлеге ставканы дача, бакчачылык ширкәтләре составындагы җир участокларына карата 0,07 процент күләмендә кабул итәргә тәкъдим ителде.
- Әлеге сорау бик актуаль. Без бакчаларында яшелчә-җимеш үстерүчеләрнең - бүген кайсыдыр 100, кайсыдыр 50 сум түләгәннәрнең 700 сум һәм аннан да артыграк акча түләвенә юл куя алмыйбыз. Һәм шул ук вакытта бюджетны тәэмин итү турында да кайгыртабыз. Анализ ясаганнан соң салым ставкасын киметергә булдык. Ул хәзергесенә караганда 4,3 тапкырга кими. Әлеге сорау комиссиядә дә, президиумда да җентекле тикшерелде, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин.
Журналистларга биргән аңлатмасында Зөлфия Шәйдуллина депутатлар сессиядә кабул иткән карар нәтиҗәсендә кадастр бәясенә бәйле рәвештә салым түләвенең кемнеңдер азаюын, икенчеләрнең нибары бераз гына үсүен, әмма 100 сумнан да артык булмавын әйтте. Шунысын да искәртәбез, әлеге ставка 2016 ел өчен. Димәк, яңача квитанцияләрне без 2017 елда гына алачакбыз.
Сессиядә башка сораулар да каралды, фидакарьләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса