Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт делегациясе якташларыбыз хезмәт иткән 217 нче хәрби частьның гвардия парашют-десант полкында булып кайтты

Хәрби комиссар Ришат Сабиров җитәкчелегендәге Әлмәт делегациясе чираттагы тапкыр якташларыбыз армия хезмәте үткән 217 нче хәрби частьның гвардия парашют-десант полкында булып кайттылар.

Узган ел Әлмәт муниципаль районы белән әлеге полк арасында шефлык элемтәләре булдыру турында килешү төзелгән иде. Бүген полкның төрле дивизияләрендә безнең 14 егет хезмәт итә. Быел тагын 20 егетне җибәрү планлаштырыла. Әлмәт делегациясе яшәү шартлары белән таныштылар, часть командирлары белән аралашты. Егетләргә бокс федерациясеннән тернировка өчен рюкзаклар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса