Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерме?

Әлмәт районының Кузайкино мәктәбе музеена ябылу куркынычы яный. Кичекмәстән түбәсе ябылмаса тарихи ядкарьләр саклана торган урынга сукмак суынырга мөмкин.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чараларына багышланган утырышта Әлмәт иҗтимагый советы шушы проблеманы күтәреп чыкты.

Апрель башында гына Әлмәт җирлегендә 210 Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнсә, аларның 7 се 9 май бәйрәмен күрә алмады. Киләсе 70 еллык юбилейны кемнәргә күрергә язгандыр?!

Миллионлаган кеше гомерен алган дәһшәтле сугыш турында киләчәк буын, китаплардан, фильмнардан, музей-һәйкәлләрдән генә ишетеп беләчәк, ләбаса. Анысын да көнбатыш үрнәгендә "күчереп язмасалар" ярый. Германиянең үзендә совет солдатына һәйкәл торган чорда Польша, Венгрия, Болгария, Прибалтика илләре җирләрен илбасарлардан азат иткән солдатларга һәйкәлләрне юк итү сәясәте алып бара. Хәер, "хәрби-патриотик тәрбия" дип тел корыткан бездә дә хәлләр искитәрлек түгел.

Әлмәт районы авылларында Ватан сугышы истәлегенә куелган 59 һәйкәл һәм обелиск исәпләнә. Шуларның 37 сен яңарту ихтыяҗы бар. Иҗтимагый совет әгъзасы Сергей Лазарев Сабанчы авылындагы һәйкәлне мисал буларак атады.

- Тирәсенә алама юл плитәләре түшәлгән, коймалары искергән, обелиск диварына теркәлгән яу кырында ятып калган авылдашларының исемнәрен танырлык та түгел, - дип проблемага игътибар юнәлтте чыгыш ясаучы.

Әлмәтнең 60 еллыгы уңаеннан каладагы истәлекле урыннарны телемарафон оештырып яңарткан иделәр. Авыллардагы һәйкәлләрне төзекләндерү өчен дә акчаны иганәчеләрдән җыярга планлаштыралар. Социаль яклау идарәсе сәүдә-күңел ачу үзәкләренә 10 тартмачык урнаштырган булган. Хәзергә аларда 17 мең сум акча тупланган. Үтә күренмәле тагын 8 тартмачык белән җәмәгать урыннарына яшьләр "сәфәр" чыгарга җыена. Дүрт һәйкәл "Татнефть" хисабына яңартылачак.

Очрашуда шулай ук авыл тарихы, кешеләре, бигрәк тә каһарман ветераннар турында бай мәгълүмат тупланган мәктәп музейларын саклау турында да сүз булды. Мәктәп музейларын барлау рейдында иҗтимагый совет вәкилләрен, мисал өчен, Кузайкино мәктәбе музееның киләчәге шомландырган. Корылманың түбәсе кичекмәстән төзекләндерелмәсә, тарихи ядкарьләргә ишек ябылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса