Әлмәт таңнары

Әлмәт базарын суд приставлары тикшерә

Әлмәт базарларында суд приставлары йөри башлады. Максатлары - пенсия фонды һәм салым идарәсенә бурычлары булган сатучыларны ачыклау.

- Мондый рейдлар ел саен уза. Шунсыз ваемсыз сатучылардан тиешле салымнарын түләттереп булмый, - ди суд приставлары. Гадәттә эшкуарлар салымнарын һәм пенсия фондына тиешле түләүләрне еллар буе башкармый. Хәтта 3-4 ел түләмәүчеләр дә очрый. Акчалары булмаучыларның сатып торган әйберләренә арест ясыйлар. Мондый рейдлардан соң бурычлылар бермә-бер кими икән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: