Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт башлыгы Мәҗит Салихов шәһәр микрорайоннарында булды, ишегаллары торышы белән танышты

13-14 июньдә район башлыгы шәһәр службалары җитәкчеләре белән берлектә кала микрорайоннары буенча сәяхәт кылды, ишегаллары торышын тикшерде.

Дистә елдан артык эшләп килүче ТОСМСларның башкарган гамәлләре санап бетергесез: кайчандыр каралмаган, яшелләндерелмәгән, төзекләндерелмәгән ишегаллары хәзер көлеп тора - юллар салынган, агачлар утыртылган, балалар мәйданчыклары урнаштырылган, һәрберсендә хоккей тартмачыклары бар, мәктәпләр, балалар бакчалары яңартылган һ.б. Ел дәвамында алар микрорайонда яшәүчеләр өчен бәйрәм чаралары уздыруны да оештыра, алар ветераннарга да таяныч. ТОСМСларның ярдәмен халык та тоя, шәһәр җитәкчелеге исә аларга рәхмәтле. Ни дисәң дә, бюджет акчаларын бар җиргә дә җиткереп булмый, ә ТОСМСларның баш предприятиеләре ел дәвамында үз хисапларына биләмәләрне карап, ялт итеп тота.

Комиссия барлыгы 24 ТОСМСта булды. Аларны бер көндә генә урап чыгу мөмкин түгел. Шуңа да сәяхәт ике көнгә сузылды.

Беренче көн. ЖЭУлар хезмәтенә "-"

Сәяхәт 8 нче ТОСМС биләмәсеннән башланып китте. "Әлмәт торба заводы" ААҖ быел зур эшләр планлаштыра: Җәлил урамы, 23 нче йорт ишегалдындагы кварталара юлларны төзекләндерүгә, "Восток" хоккей тартмачыгына һәм 17 нче мәктәпнең ике сыйныфына ремонт ясауга, газоннарга кара туфрак кертүгә 700 мең сум күләмендә акча бүленә.

Быел, ниһаять, Шевченко урамындагы 100 нче йорт яны яңарыш кичерәчәк - 1 нче ТОСМСның баш предприятиесе "Система-Сервис" УК җәмгыяте юлларны киңәйтеп, территориягә асфальт җәюне, бордюрларны алыштыруны, корыган агачларны төпләүне планлаштыра. Әлеге чараларга барлыгы 1,5 миллион сум акча тотылачак.

Ә менә 2 нче ТОСМС биләмәсе, атап әйткәндә, Гафиятуллин урамындагы 27 нче йорт ишегалды комиссия әгъзаларын тупыл мамыгы бураны белән каршы алды. Биредә яшәүчеләр һәр ел саен июнь аен көч-хәл белән уздыра, бу чорда рәхәтләнеп тын алу, тәрәзәләрне ачу мөмкин түгел, балаларның шырпы белән уйнап, янгын чыгару ихтималы зур булуын да искәртә алар. Күзгә ярылып яткан ямьсез күренеш бу гына булып чыкмады - яшел зоналар буенча тезелеп киткән машиналар күптән инде үзләренә оя тапкан, монда хәтта яшел үлән дә күренми. Сизелеп тора, ЖЭУ үз эшенә бик сүлпән карый: подъезд ишекләре, урналар, эскәмияләр буялмаган, йортларда кабельләр, чыбыклар асылынып тора. Ә менә ТОСМСның баш предприятиесе булган "Татнефть-Мехсервис" әлеге йорт ишегалдын төзекләндерүгә 400 мең сум, юлларны ремонтлауга 500 мең сум акча бүлеп бирә.

16 нчы ТОСМС ("УТТ-3") биләмәсендә эшчәнлек җәелдерүче 10 нчы ЖЭУ адресына да тәнкыйть сүзләре яңгырады. Төзүчеләр проспекты, 22 нче йорт янындагы агым сулар өчен канализация эшләмәү сәбәпле хасил булган күл хуҗаларны бизәми. Биләмәләрнең пычраклыгы, чабылмаган үлән, буялмаган коймалар да ямьне җибәреп тора. Бу эшләрне инде кичә үк башкарырга кирәк иде.

12 нче ТОСМСта да йөрәкне әрнетерлек манзарага юлыктык. Күптән түгел утыртылган яшь үсентеләр инде корып бара. Сүз уңаеннан, мондый хәл башка биләмәләрдә дә күзәтелде. Әйе, бездә башлаган эшне ахырына җиткерә белмиләр. Ел саен утырткан йөзләгән агачны тәрбияләп, су сибеп үстергән булсак, Әлмәт күптән урман булыр иде инде. Ә без язгы экологик икеайлык барышында шау-гөр килеп өмәләр уздырабыз, күкрәк киереп, фәлән яшел үсенте утырттык, дип сөйлибез дә, шуның белән бетте. Күптән инде ул участокларны тәгаен берәр оешмага, уку йортына беркетергә кирәктер. Моннан кала, ТОСМСта яхшы хәбәрләр дә бар: "Радиоприбор" заводы биләмәдә кече архитектура формалары урнаштыруга, хоккей тартмачыгын, "Электрон" яшүсмерләр клубын, 18 нче мәктәпнең актлар залын ремонтлауга барлыгы 1,7 миллион сум акча тотачак.

"Татнефть-Энергосервис" (12а ТОСМСы) исә зур балалар шәһәрчеген төзекләндерергә җыена, моның өчен 200 мең сум акча бүленәчәк. Чокырлы юлларга ремонт ясауга 300 мең сум акча тотылачак.

5а ТОСМСында "Татнефтепром" җәмгыяте газоннарны, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерүне, кварталлардагы юлларга ремонт ясауны планлаштыра. Бу максатларда 500 мең сум акча юнәлдереләчәк. 20 нче балалар бакчасының территориясен, "Дружба" яшүсмерләр клубын, хоккей мәйданчыгын төзекләндерү дә күз уңында тотыла. Кызганыч, әмма әлеге ТОСМС территориясендә дә кеше аяк басмаган урыннарга юлыкты комиссия. Гагарин урамында урнашкан җәмәгать туклануы нокталарының фасадлары гына яхшы торышта, биналар артындагы күренеш куркыныч: чүп-чар өеме, чабылмаган үлән... ЖЭУ кая карый?

17 нче ТОСМСта комиссия әгъзаларын Белоглазов урамындагы 50, 53, 54 нче, Радищевурамы, 13 нче, Чапаев урамындагы 5 нче йортларда яшәүчеләр уратып алды, аларның район башлыгына әйтер сүзләре күп иде. Ишегалларында юллар, балалар мәйданчыклары, кер элү урыны юк, подваллар дымлы, подъездларның торышы бик начар, торак-коммуналь хуҗалык өчен бәяләр "тешләшә" - шикаятьләр санаусыз һәм саллы иде. Әмма аларны бер көндә генә хәл итү мөмкин түгел. ТОСМСның баш предприятиесе "АЛНАС" Белоглазов урамы, 50 нче йорт каршындагы ишегалдында юлларны, шулай ук хоккей тартмачыгын ремонтлауны быел планга керткән. 13 нче мәктәп спорт залын, чишенү-киенү урынын, 65 нче балалар бакчасын төзекләндерү, җиһазландыру да каралган. Барысына да 2 миллион 250 мең сум акча бүленгән.

18 нче ТОСМС территориясе (баш предприятиесе "ТН Әлмәт-РемСервис" җәмгыяте) әллә каян ялт итеп тора: һәммә җирдә тәртип, күзләрне иркәләп чәчәкләр үсеп утыра, юллар, балалар мәйданчыклары торышы һәрчак игътибар үзәгендә. 3 нче ("Елховнефть"), 3а ТОСМСы ("АРСУ") биләмәләреннән дә комиссия канәгать калды.

Беренче көн сәяхәте күрсәткәнчә, әле башкарасы эшләр байтак, әмма вакыт бара. Максат бит шәһәргә юбилейлар уңаеннан гына ямь кертү түгел, ә үзебезгә матур яшәү, эшләү өчен шартлар тудыру. Мактаулы эшчәнлек җәелдерүче ТОСМС хуҗаларыннан үрнәк алып, эшне җәһәтрәк тотарга кирәк. Әлбәттә, ЖЭУлар да актив булырга тиеш.

Икенче көн. Тырышлардан үрнәк алыгыз!

Сәяхәт бу юлы биләмәдә яшәүчеләр өчен армый-талмый хезмәт куючы 9б ТОСМСыннан башланды. Аның баш предприятиесе "Әлмәтнефть" идарәсе елның-елында биредә эшне җиренә җиткереп башкара, халык та аларның хезмәтен бәяли. Быел идарә кварталара юлларга асфальт җәюгә 200 мең сум, "Әлмәт" һәм "Олимп" хоккей тартмачыкларына агымдагы ремонт ясауга 500 мең сум акча бүлә. Алар яңача - юбилей эмблемалары белән бизәләчәк.

9а ТОСМСында ("Татнефть-ХимСервис") быел Радищев урамы, 61, 63 нче йортлар каршындагы юллар ремонтланачак, моның өчен 200 мең сум акча каралган. Шундый ук суммадагы акча Радищев урамындагы 63 нче йорт ишегалдында 50 кешелек массакүләм-мәдәни комплекс булдыруга тотылачак.

6 нчы ТОСМСның баш предприятиесе "Ямашнефть" быел Шевченко урамы, 1, 5, 7 нче тулай тораклар янындагы территорияләрне төзекләндерәчәк. Тротуар, спорт мәйданчыгыннан тыш, 7 нче йорт янында чокырлы юлларга ремонт ясалачак, балалар мәйданчыгы төзекләндереләчәк, подъездга керү урынында эшләр башкарылачак, бинаның цоколе ремонтланачак, пандуслар куелачак, "Скат" кибетенә юл салыначак. Шулай ук биредә яшәүчеләрнең соравы буенча Шевченко урамындагы боҗрадан алып "Ямашнефть" идарәсенә кадәр җәяүлеләр өчен юл төзеләчәк.

6а ТОСМСы ("ТНГ-АлГИС") быел Фәхретдин урамында урнашкан 63 нче йорт артында аллея булдыруны, ял итү зонасы ясауны үз бурычы итеп куйган. Әлеге максатта 250 мең сум акча бүленә.

"Әлмәт-Водоканал" 7д ТОСМСына 540 мең сум акча бүлә һәм Тукай проспектындагы 46 нчы йорт ишегалдын төзекләндерүне, кече архитектура формалары алуны, юлларны киңәйтүне, бордюрлар урнаштыруны, Маяковский, Фәхретдин урамнарындагы йортлар янында эскәмияләр, урналар урнаштыруны, авария хәлендәге агачларны кисүне, яңаларын утыртуны планлаштыра.

4 нче ТОСМСта чокырлы юлларны ремонтлауга "Татнефтегазпереработка" тарафыннан 200 мең сум акча каралган. Шулай ук балалар мәйданчыклары да булдырылачак.

7а ТОСМСында да зур эшләр көтелә. "АПТС" җәмгыяте "Татнефть" компаниясе һәм җирле бюджет хисабына 8 Март урамындагы 4 нче йортның фасадын җылыту, балконнарны тышлау, Герцен урамындагы 80а, 80б, 80в, 88 нче, 8 Март урамындагы 15 нче йортлар ишегалларын төзекләндерүне планга керткән.

21 нче ТОСМСта ("ТАТЕХ") тәнкыйть сүзләре шәхси секторда яшәүчеләр адресына яңгырады. Кеше килеп эшләгәнне көтмичә, алардан үз территорияләрен үзләре тәртипкә китерү, коймаларын буяу сорала. Район башлыгы сөйләшүләр алып барырга һәм тиз арада биләмәдә чисталык урнаштырырга кирәклекне ассызыклады. "ТАТЕХ" исә 1 нче мәктәптә 285 мең сумлык ремонт эшләре җәелдерәчәк, Мәктәп, Нариманов, Тукай, Шишкин, Калинин, Таһиров урамнарындагы юлларны төзекләндерәчәк.

"Татбурнефть" УК ҖЧҖ 22 нче ТОСМСта Урсалы мәктәбе территориясенә асфальт җәяргә, полиция терәк пунктына капиталь ремонт уздырырга җыена. Шулай ук җирле бюджет хисабына Рыжиков, Прибрежная, Заречная, Беляев, Миңгәрәев, Бахорин, өлешчә Совет урамнарындагы юлларны төзекләндерәчәк.

14 нче ТОСМСта елдагыча эшләр гөрләп бара. Түбән Мактама бистәсе җитәкчелеге үз эшенә җаваплы карый. Быел биредә Достоевский (8 нче), Полевая (4) урамнарында капиталь ремонт буенча эшләр җәелдерелә, Тихоновканың Речная урамында һәм Экологик бистәдә балалар мәйданчыклары урнаштырыла, "Родничок" хоккей тартмачыгының киенү-чишенү урыны фасады ремонтлана, "Чиста су" программасы буенча Экологик бистәдәге өченче эшләтеп җибәрү комплексында 4 км озынлыгында суүткәргеч төзелә, Заводская урамындагы 2, 6, 8, 12 нче йортларның ишегаллары төзекләндерелә, 1, 2 нче мәктәпләргә, 62 нче балалар бакчасына капиталь ремонт ясала.

"СМП-Нефтегаз" 10 нчы ТОСМС биләмәсендәге эшләрне башкаруга 4 миллион сум акча бүлгән. Әлеге суммага 4 нче мәктәптә спорт мәйданчыгы төзү, "Темп" хоккей тартмачыгын төзекләндерү, Герцен урамыннан алып Шоссейнаяга кадәр участокта асфальт җәю планлаштырыла.

Кунак кабул итү кечкенә генә йортта да зур мәшәкатьләр сорый. Шәһәр күләмендәге чараларны үткәрүгә дә нәкъ шундый ук әзерлек кирәк. Әмма без әле әзер түгел. Сүз дә юк, урамнарыбыз төзек, күркәм. Әмма биредәге пөхтәлекне саклау, һәрдаим күзәтеп тору - көндәлек бурыч. Чөнки чүп үләннәр үсеп утырган, тупыл агачлары тәртипкә китерелмәгән урыннарыбыз байтак әле.

Район башлыгы Мәҗит Салихов сәяхәткә йомгак ясап, баш предприятиеләре нефть оешмалары булган ТОСМСларның башкалардан күпкә аерылып торуын билгеләп үтте, калган микрорайоннарда да эшләр җайга салыныр дигән ышанычын белдерде.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250