Әлмәт балаларын куркынычсызлыкка өйрәтәләр
Шәһәр һәм район мәктәпләрендә Балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара.
24 нче мәктәптә әлеге айлык кысаларында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Камил Юнысов кунакта булды. Ул башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты, аларга куркынычсызлык кагыйдәләре, үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында сөйләде. Инспектор ата-аналар җыелышында да чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа