Әлмәт таңнары

Әлмәт балалары юлда имгәнә

Шәһәрдә һәм районда ике ай эчендә балалар катнашында 6 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Әлеге очракларда 7 бала төрле дәрәҗәдә имгәнгән, бер баланың гомере өзелгән.

Реклама

Агымдагы атнадан язгы каникуллар башланды. Бу җәһәттән 19 марттан 31 енә кадәр ЮХИДИ балаларның юлларда имгәнүен кисәтү буенча комплекслы чаралар уздыра. Шулай ук "Бала- төп пассажир" акциясе дә игълан ителде. Аның барышында балаларын транспорт чараларында махсус җайланмага утыртмаган әти-әниләр ачыкланачак. Юл-патруль службасы хезмәткәрләре җәяүле балаларга да игътибар итәчәк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата карточкалар тутырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: