Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт балалары ясаган открыткалар кемнәргә эләгер?

Шушы көннәрдә Республика көне уңаеннан "Безнең республика: без булдырабыз! Без бергә! Республика көне белән, Татарстан!" дигән балалар открыткалары бәйгесенең район этабы финалы узды.

Бу чара 24 июль көнне старт алган иде. "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары, республиканың хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы, Татарстан Фән һәм мәгариф , Яшьләр һәм спорт эшләре буенча министрлыклары тарафыннан оештырылган бәйгегә безнең районнан гына барлыгы 1000 гә якын эш килгән. Шуларның 300 ен жюри сайлап алган. Иң-иң дигәннәре арасыннан исә 16 открытка аеруча күзгә ташланган. Жюри фикеренчә, алары Татарстан көнен тулысы белән тасвирлый алган.

Әлеге эшләрне ачык сайлау юлы белән жюри гына түгел, ә балалар үзләре дә карый һәм күңелләренә хуш килгәнен сайлап ала алды. Яшьләр үзәгендә узган бәйгенең икенче этабына яшүсмерләр клубларыннан укучылар, мәктәп коллективлары һәм бу чара белән кызыксынган балалар җыелган иде. 16 сайлап алынган открыткага һәркем үз тавышын бирде һәм шулай итеп бәйгенең финал өлешенә 10 эш сайланып алынды. Иң күп тавышны Әлмәт политехникумыннан Элвина Хафизова яулады.

Икенче этапны узган барлык рәсем эскизлары http://vmeste.tatar сайтында урын алачак. Бәйгенең финалы Казанда узачак. Беренче урынга чыккан открытка өлгесе буенча чын-чынлап открытка ясаячаклар. Үзенә күрә ачык хатны хәтерләткән бу эшләнмәләрне Республика көненә килгән кунакларга да бүләк итәчәкләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса