Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт балалары терроризмга каршы

З сентябрьдә бөтен илдә терроризмга каршы көрәш көнен билгеләп узалар.

Бу уңайдан барлык мәктәпләрдә терроризмга каршы көрәш темасына сыйныф сәгатьләре узды.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәнең уку залында 3 нче мәктәпнең 8 б сыйныфы укучылары белән шушы уңайдан да чара узды. Укучылар Беслан вакыйгалары турында фильм, Бесланда ачылган "Фәрештәләр шәһәре", Иорданиядә үткән хәрби укуларда Россия спецназ командасының җиңү яулавы турындагы яңалыклар белән таныштылар. Павел Евдакимов һәм Алексей Филатов белән Бесланда булган терроризм турындагы әңгәмәне, шушы тема буенча слайдшоу да карадылар һәм фикер алыштылар. Әңгәмә барышында террор булган очракта үзеңне ничек тотарга, террористлар белән аралашуның нинди нәтиҗәләргә китерәчәге хакында да мәгълүмат алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса