Әлмәт балалары Парижны яулады
Балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә эшләүче "Вега" берләшмәсенең бию театрына йөрүчеләр Парижда узган Халыкара фестиваль-бәйгедә катнашты.
Алар әлеге сәяхәткә ел башыннан әзерләнде, чөнки планда Беларусия, Польша, Германия, Голландия һәм Чехиягә дә бару планлаштырылган иде.
Төрле илләрдән һәм шәһәрләрдән җыелган коллективлар арасында әлмәтлеләр югалып калмады, "Заманча хореография" номинациясендә I дәрәҗәдәге лауреат булды. Биючеләребезнең сәнгать җитәкчесе Ксения Белякова жюриның халыкара үрнәктәге Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа